Татарстанда Шәле – Саескан Тавы трассасындагы авариядә 19 яшьлек кыз һәлак булган
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда «Лада» һәм «Киа» автомобильләре «маңгайга-маңгай» бәрелешү нәтиҗәсендә 19 яшьлек кызның гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
«Кичә көндез Шәле – Саескан Тавы трассасының 26нчы километрында «Лада Калина» һәм «Киа Соренто» автомобильләре бәрелешкән.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Лада»ның 20 яшьлек йөртүчесе идарәсен югалтып, каршы як полосага чыккан һәм «Киа» автомобиле белән «маңгайга-маңгай» бәрелешкән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/10/178529/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев