Юл хәрәкәте иминлеге проблемаларына киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү, балалар арасында юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлемне һәм травматизмны киметү максатыннан, муниципаль районның Урмышлы мәктәбендә «Светофорик» кинолекториясенең күчмә утырышы узды.
Лениногорск районында юл хәрәкәте иминлеге профилактика бүлеге начальнигы Зөлфия Рахманова профилактик чара үткәрде. Әңгәмә ахырында балаларга «Дозорные Дорог» һәм «Тимур һәм команда» дигән фильм күрсәттеләр.
Шулай ук 6 нчы урта мәктәптә «Күренеп тор» акциясе үткәрелде.
Зөлфия Рахманова
Фотолар: юл иминлеге бүлегеннән




Нет комментариев