Юл һәлакәтендә үлүчеләр саны арту сәбәпле, Татарстан юлларында тикшерү көчәйтелә
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Юл һәлакәтендә үлүчеләр саны арту сәбәпле, Татарстан юлларында тикшерү көчәйтелә

Июньнең 21 көнендә республикада юл-транспорт һәлакәтендә 22 кеше үлгән.

ЮХИДИ юлда йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча эшне көчәйтә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Июньнең 21 көнендә республикада юл-транспорт һәлакәтендә 22 кеше үлгән. Һәлакәтләр каршы як полосага чыгу, югары тизлек, таныклыксыз машина белән идарә итү аркасында булган.

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан ЮХИДИ постлары көчәйтеләчәк, шулай ук юлда йөрү кагыйдәләрен ачыклау буенча рейдлар узачак. Татарстан ЮХИДИ республика йөртүчеләрен юлда йөрү кагыйдәләрен үтәүләрен һәм юлда игътибарлы булуларын сорый.

 

 https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев