Зәй янында микроавтобус  үсмерне бәрдергән, кыз бала шунда ук үлгән
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Зәй янында микроавтобус үсмерне бәрдергән, кыз бала шунда ук үлгән

Юл-транспорт һәлакәте Зәй-Сухарево трассасының 14нче чакрымында булган.



 Зәй янында микроавтобус 12 яшьлек кызны бәрдергән. Бу хакта Республика автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Зәй-Сухарево трассасының 14нче чакрымында «Мерседес – Бенц Вито» шоферы, башлангыч мәгълүматлар буенча, «зебра» җәяүлеләр юлыннан йөгереп чыгып килгән укучы кызны уздырмыйча, бәрдереп киткән.

Кыз бала алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

https://tatar-inform.tatar/news/incident/11-12-2019/z-y-yanynda-mikroavtobus-12-yashlek-smerne-b-rderg-n-kyz-bala-shunda-uk-lg-n-5699190


Нет комментариев