Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның “Ярату һәм догалар белән” волонтерлык төркеме госпитальгә мендәрләр әзерли

Күптән түгел волонтерлык төркеме хәрби операция зонасына госпитальгә дип, мендәрләр ясап җибәрделәр. “Ярату һәм догалар белән” (“С любовью и молитвами”) төркеме апаларының янә чираттагы ярдәме иде бу.

Хәтерләсәгез, “Заман сулышы” газетында әлеге төркем турында  язган идек. Җылы носкилар, оекбашлар бәйләү нияте белән берләшкәннәр иде алар. Гыйнвар аенда ватсапта аралашу чаты булдырып, эшкә дә керештеләр. Бик күп итеп оекбашлар бәйләделәр. Әле дә бу эшне дәвам итәләр. Төркемдә 54 кеше. Алар районыбыз авыллары: Мичурин, Яңа Сережкино,Зеленая Роща, Зәй-Каратай, Шөгер, Керкәле, Сугышлыдан һәм Лениногорскидан.

Төркемнең кураторы Эльмира белән сөйләшкәндә, ул төркемне зур бер гаилә кебек, диде. “Төркемдәге игелекле сеңелләр, апалар, әбиләр – барысы да бер теләк белән яши: тизрәк бу хәлләр бетсен, ир-егетләр исән-сау кайтсын. Безнең бергә җыелып эшли торган урыныбыз булмаса да, һәрберсе үз өендә игелекле эш башкара. Әле бит аларның үз эшләре, үз хуҗалыклары бар. Гуманитар ярдәмнәрдән читтә калмыйбыз. Күп итеп җибәрәбез һәм гуманитар йөкнең тиешле урынга барып җитүен дә ачыклыйбыз”, - ди Эльмира ханым.

Әле менә төркем 26 майда госпитальгә дип мендәрләр әзерләп җибәргәннәр. Эльмира әйтүенчә, аларны әзерләү өчен вакыт та бик аз, нибары 6 көн булган.  Шушы көннәр эчендә Тамара Николаевна, Люба, Валя, Разида,Зилә, Елена  120 данә мендәр өлгерткәннәр. Мендәргә тукыманы төркемдәгеләр һәм битараф булмаган лениногорскилылар ярдәме белән алганнар. Мендәргә тутыру өчен чүпрәк-чапрак кисәкләрен (ветошь) Шөгердән игелекле кеше тапшырган.

“Ярату һәм догалар белән” төркеменең мендәрләр әзерләп җибәрүе әлегә беренче мәртәбә иде. Менә тиздән алар махсус хәрби операция зонасына тагын гуманитар ярдәм җибәрергә әзерләнәләр. Беренче чиратта косынка-фиксатор (травма алгач, җилкә һәм кул өчен бандаж), бәйләвечләр ( читләрне һәм үзеңнекеләрне тану билгесе өчен) һәм мендәрләр кирәк, ди Эльмира ханым.

“Әгәр кешеләрдә мамык тукыма (хлопок) бар икән, ул бер кирәксезгә ята икән, без бик теләп, бүләк итеп алыр идек”, - ди. Шулай ук кызыл төстәге мамык тукыма да аларга кирәк. Тукымалар китерү буенча  Эльмирага, 8987-29-48-479 телефоны буенча шалтыратсагыз була.

Төркемдәге апалар өйләрендә токмачлар әзерләп, аннары гуманитар ярдәм итеп МХО зонасына җибәрәләр.

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетында, 9 июнь -  җомга санында укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: госпитальгә мендәрләр волонтерлык төркеме