Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә коронавирус инфекциясенең кайчан бетәчәге билгеле булды

Россиядә Covid-19 коронавирусы пандемиясен массакүләм вакцинация юлы белән генә җиңәргә мөмкин булачак. Бу максатка 2021 елның җәенә ирешергә мөмкин булачак. Бу хакта Россия Н.Ф.Гамалея исемендәге Илкүләм эпидемиология һәм микробиология тикшеренү үзәге директоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Александр Гинцбург хәбәр итте.

Бу хакта «Известия» газетасы яза.

«Без кирәкле күләмдә вакцина җитештерә алган вакытта, илнең барлык халкына һәм бөтен Җир шарының өлешчә халкына вакцина ясалганда бу чирне җиңәчәкбез. Ул вакытта пандемия чигенде дип әйтергә мөмкин булачак», — диде тикшеренүче.

Академик Гинцбург бәяләвенчә, бер елда безнең лабораторияләр 80 миллион доза вакцина җитештерә алачак, бу инфекция таралуны булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк. «Илебездә авырудан сакланган кешеләр проценты югары булачак, бу протектив популяцион иммунитет барлыкка китерәчәк», — диде ул.

Шул ук вакытта тагын бер сыйфатлы вакцина барлыкка килү Covid-19 инфекциясен җиңүне якынайтачак, диде Н.Ф.Гамалея исемендәге үзәк җитәкчесе.

Дөньяда коронавирустан беренче «Гам-КОВИД-Вак» вакцинаны («Спутник V») нәкъ менә Н.Ф.Гамалея исемендәге Илкүләм эпидемиология һәм микробиология тикшеренү үзәге эшләгән. Препарат Россиядә августның беренче яртысында теркәлгән. Аны сынау нәтиҗәләре турындагы мәкалә The Lancet халыкара фәнни журналында чыкты.

 

ЧЫГАНАК

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев