Лениногорскилы Әскәр Дәүләтшинның хыялы тормышка ашты
17 декабрьдә "Теләкләр чыршысы" Бөтенроссия ирекле акциясе старт алды.
Анда катнашучылар: ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм 60 яшьтән өлкәннәр, яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләрдә яшәүче 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар.
Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов акциядә катнашты, ул яшь лениногорскилыларның 3 теләкләрен үтәячәк.
Бүген исә Рәгать Хөсәенов палатка турында хыялланган Әскәр Дәүләтшинның теләген үтәде.
Әскәргә 10 яшь, ул Лениногорскиның 14 нче мәктәбендә укый. Әскәр Яңа елга палатка алырга хыялланган. Район башлыгы малайга һәм аның гаиләсенә бүләк, шулай ук татлы бүләк тапшырды һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
Фото: мэриянең матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев