Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Җитәкче дә, психолог та

Замана балалар бакчасы тәрбиячеләре алдына зур бурычлар куя. Шуларның иң әһәмиятлесе - онытылган гореф-гадәтләрне барлап, телебезне саклап калу, югары әхлакый сыйфатлар һәм ана теленә мәхәббәт тәрбияләү. - Балачак - үзе бер кабатланмас, тылсымлы чор. Үзенчә матур, үзенчә серле бу дөньяда тормышыбыз дәвамчылары - яңа шәхесләр тәрбияләнә. Милли традицияләр хакында никадәр...

Замана балалар бакчасы тәрбиячеләре алдына зур бурычлар куя. Шуларның иң әһәмиятлесе - онытылган гореф-гадәтләрне барлап, телебезне саклап калу, югары әхлакый сыйфатлар һәм ана теленә мәхәббәт тәрбияләү.

- Балачак - үзе бер кабатланмас, тылсымлы чор. Үзенчә матур, үзенчә серле бу дөньяда тормышыбыз дәвамчылары - яңа шәхесләр тәрбияләнә. Милли традицияләр хакында никадәр иртәрәк сөйләнсә, алар шулкадәр иртәрәк үз телен, илен, милләтен ихтирам итеп үсәчәк,- ди "Кояшкай" балалар бакчасы мөдире Гөлүсә Галимова. Унбер ел эчендә ул күпме баланы каршы алып, мәктәпкә озаткан. Бу көннәрдә ул, мәш килеп, милли киемнәргә багышланган конкурска әзерләнә. Чыгыш ясар өчен нәниләргә матур костюмнар тектерә.
Без җитәкчебез белән горурланабыз. Яшь кенә булса да, бик күп Мактау грамоталары алырга өлгергән. Алар арасында иң зурысы - Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгәне. Ул һәр эшне җиренә җиткереп башкара. Балаларның ата-аналары белән тыгыз элемтәдә тора. Гөлүсә Габдерәүф кызы - талантлы ханым да. Матур итеп җырлый, бәйрәмнәрдә төрле рольләр башкара. Өстәвенә, менә дигән психолог та. Аңа төрле вакытта мөрәҗәгать итә алабыз.
Безнең бакчада өч татар төркеме эшли. Татар һәм рус төркемнәрендә татар телен өйрәтү эшенең торышы өчен мөдир үзе җаваплы. Ул тәрбиячеләрнең эшен күзәтә, аларга методик һәм практик яктан ярдәм күрсәтә. "Яраткан эшең булу - үзе зур бәхет. Мин һәр балага шәхес итеп карыйм, һәрберсенә җылы итеп эндәшергә, игътибарлы булырга, һәрберсенең күңеленә ачкыч табарга тырышам", - ди ул.
40 яше тулган көннәрдә Гөлүсә Габдерәүф кызын туган көне белән котлыйбыз. Гомерен балаларга акыл һәм рух тәрбиясе бирүгә багышлаган мөдиребезнең киләчәге, һичшиксез, якты булыр. Сабыйлар күңелендә ул кабызган ялкыннар яктылыгы озак еллар нурын сибеп җемелдәр. Эшендә һәм тормышында бары уңышлар гына юлдаш булсын аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юбилей