Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар Универсиада вакытында концерт куя

Лениногорск районы вәкилләре Универсиада вакытында концерт белән чыгыш ясаячак. 4 июльдән 17сенә кадәр Казанда Игенчеләр сарае янында концерт оештырылачак. Безнекеләр 10 июльдә ике концерт күрсәтәчәк. Берсе көндез, икенчесе кич белән була. Анысында Лениногорскиның истәлекле урыннары төшерелгән видеоролик та тәкъдим ителәчәк. Казаннан махсус режиссер килеп, аларның концерт программасының эчтәлеге белән танышкан....

Лениногорск районы вәкилләре Универсиада вакытында концерт белән чыгыш ясаячак.
4 июльдән 17сенә кадәр Казанда Игенчеләр сарае янында концерт оештырылачак. Безнекеләр 10 июльдә ике концерт күрсәтәчәк. Берсе көндез, икенчесе кич белән була. Анысында Лениногорскиның истәлекле урыннары төшерелгән видеоролик та тәкъдим ителәчәк. Казаннан махсус режиссер килеп, аларның концерт программасының эчтәлеге белән танышкан. Шушы көннәрдә узачак репетицияне район башлыгы Рәгать Хөсәенов та күзәтер дип көтелә.
Бездә җыр-моңга сәләтлеләр күп. Әнә шулар, ягъни Миләүшә Идиятова, Назана, Даниил Иванов иң матур җырларын ишеттерер. "Пируэт", "Империя", "Астра" бию төркемнәре хореография буенча чыгыш ясыйлар. Лениногорскида төрле милләт халкы дус-бердәм булып яши. Моның шулай икәнен Универсиада кунаклары, Казан тамашачысы да күрсен әле. "Эрзянка" мордва фольклор ансамбле, "Чишмә", "Сәрбиназ" ансамбльләре һәм "Шура-Хуран" чуаш фольклор коллективлары моны раслап, һәр милләтнең үзенчәлеген, яшәү мәгънәсен җиткерәчәк. Аларга уңышлар телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт

2
X