Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Эксперт пандемия чорында аптечкада нинди дарулар булырга тиешлеге хакында сөйләде

Covid-19 пандемиясе чорында аптечкада булырга тиешле препаратларны атадылар. Бу хакта «Известия» газетасы гомуми һәм клиник фармакология кафедрасы мөдире Сергей Зыряновка сылтама белән хәбәр итә.

 

Белгеч сүзләренчә, аптечкада температураны төшерә торган дарулар, беренче чиратта, парацетамол булырга тиеш. Ибупрофен препараты авыруларның хәлен начарайту сәбәпле, ул даруны кулланырга киңәш ителми.

Алдагы пункт – борынга тамыза торган дару. Шул ук вакытта, антибиотиклар сатып алырга һәм табиб киңәшеннән башка дәваланырга ярамый.

«D витаминына килгәндә, имештер, аңа кытлык булса, чир тагын да көчәя. Әмма аны артык куллану кан тамырлары зарарлану, бөер эшчәнлегенең җиткелекле булмавы һәм башка тискәре нәтиҗәләргә китерә. Үз белдегең белән кулланырга ярамаган вируска каршы препаратлар хакында әйтмим дә. Алар күп кенә тискәре реакцияләр китереп чыгара. Әлеге даруларны бары тик табиб кына билгеләргә тиеш», - диде Зырянов.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев