СӘЛАМӘТЛЕК

Эксперт Татарстанлыларга коронавирусның психик сәламәтлеккә йогынтысы турында сөйләячәк

Психотерапия белгечлеге табибы, Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы эксперты Владимир Менделевич, туры эфирда сорауларга җавап бирәчәк. Туры эфирның модераторы республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

Психотерапия белгечлеге табибы Владимир Менделевич ковидның менталь сәламәтлеккә йогынтысы,  ковид-диссидентлар хәрәкәтененең нәрсә белән бәйле булуы, коронавирусның психик сәламәтлеккә йогынтысы турында сөйләячәк. “Ковид-19 һәм психик сәламәтлек. Рухи тигезлекне ничек сакларга” дигән темага туры эфир, ковидка каршы оператив штабның http:// Instagram аккаунтында  иртәгә булачак. Туры эфирны сылтама (http://по ссылке. ) буенча табарга була.

Эфир сәгать 11.00 башлана

 

.https://www.tatar-inform.ru/


Нет комментариев