Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Галимнәр фастфудның балалар өчен төп куркынычын атады

Галимнәр фастфудның балалар өчен төп куркынычын атады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. 

 

Неаполитан университеты тикшеренүчеләре ачыклаганча, фастфуд яратучы кешеләрнең организмында ризыкка аллергия китереп чыгара торган матдәләр җыела. Шулай ук тиз туклану ризыкларын еш ашау организмда углевод белән капланган май һәм аксым молекулалары артуга китерә. Моңа бигрәк тә балалар бирешүчән.

Ике ел элек тикшеренүчеләр майлы һәм калорияле ризыкларның Альцгеймер авыруы барлыкка китерүен дә ачыклады. Бу баш мие эшчәнлеген үзгәртә һәм кешедә ризыкны артык кулланудан аңа бәйлелек туа.

Шулай ук фастфуд астма кебек башка җитди авырулар да китереп чыгарырга мөмкин.

Бу алга киткән илләрдә яшәүче һәр унынчы кешенең ни өчен әлеге проблемалардан интегүен аңлата.

Бу хакта тулырак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/06/08/187748/

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев