Галимнәр: Витаминнарны артыгын куллану онкологиягә китерергә мөмкин
Диетолог сүзләренчә, хәзерге заманда организмда витаминнарның җитмәвенә караганда артык булуы ешрак ачыклана.
Кеше организмында витаминнарның күп булуы тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
"Труд" Россия диетологы Елена Соломатина сүзләренә сылтама белән хәбәр иткәнчә, А витаминын чамадан тыш куллану онкология авыруын китереп чыгарырга мөмкин.
«Ул антиоксидант булып тора һәм онкологиядән саклый, ә аны артык кулану, киресенчә онкологиягә китерәчәк. Гомумән алганда, бу теләсә нинди витаминнарга кагыла, чөнки аларның һәрберсе ниндидер зыян салырга мөмкин», — ди Соломатина.
С витаминын күп куллану үз чиратында аллергия китереп чыгарырга, хәтта бөердә таш хасил итәргә дә мөмкин.
Соломатина сүзләренчә, хәзерге заманда организмда витаминнарның җитмәвенә караганда артык булуы ешрак ачыклана. Шул сәбәпле, витамин препаратлары кабул итә башлаганчы табиб белән киңәшләшергә, анализлар бирергә һәм организмда витаминга ихтыяҗ булуын тикшертергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев