ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков инсульттан үлем югары булган районнарны игътибарга алырга кушты.
Инсульттан үлемнең иң югары күрсәткечләре Бөгелмә, Буа, Лениногорск Үзәк район хастаханәләрендә, Казанның 2 нче клиник хастаханәсендә теркәлгән. Спас, Менделеевск, Нурлат, Яңа Чишмә, Аксубай районнарында инсульттан үлем үсеше күзәтелә (26 проценттан 43 процентка кадәр).
Министр Республика клиник хастаханәсе, Төбәкара клиник диагностика үзәге, 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе җитәкчеләренә шушы районнарны игътибарга алырга күрсәтмә бирде. «Оештыру алымнарын карарга, пациентларның маршрутын үзгәртергә кирәк», — диде.
Нет комментариев