Кардиолог: Коронавирус белән авыргач, өч ай кан басымын тикшереп торырга кирәк
Коронавирус инфекциясе организмда төрле үзгәрешләр барлыкка китерә, алар йөрәк-кан тамырлары системасына да кагылырга мөмкин.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Зөлфия Ким туры эфир вакытында белдергәнчә, әгәр коронавирус инфекциясен кичерсәгез, сезгә инфаркт яки инсульт булачак дигән сүз түгел, шулай да үз сәламәтлегегезгә карата игътибарлы булу зарур.
«Без беренче өч ай хакында сөйлибез, бу вакытта артериаль кан басымын даими рәвештә үлчәп торырга кирәк», - диде ул.
Зөлфия Ким игътибар итәргә кирәкле симптомнарны әйтте. Әгәр күкрәктә бик көчле авырту барлыкка килсә, тын кысылса, ул физик эш башкарган вакытта көчәйсә һәм аяклар шешенсә, кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Табиблар әйтүенчә, коронавирустан соң кешедә аритмия барлыкка килергә мөмкин.
«Әгәр тыныгыз кысылса һәм моңа кадәр андый хәл күзәтелмәсә, яки йөрәк эшчәнлегенең ритмы бозылса, йә булмаса тамакка төер тыгылуын сизсәгез, беренче чиратта, поликлиникага мөрәҗәгать итегез», - дип сүзен төгәлләде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев