Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Роспотребнадзор «ЭпиВакКорона» вакцинасының куркынычсызлыгын бәяләде

Тикшеренүләр прививка ясаганнан соң 21 көн үткәч сынауда катнашкан барлык кешеләрдә дә коронавирус инфекциясенә каршы антитәнчекләр барлыкка килүен күрсәткән.

 Россиядә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы икенче булып теркәлгән «ЭпиВакКорона» вакцинасы куркынычсыз һәм нәтиҗәле дип табылды.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә (Роспотребнадзор) шундый мәгълүматлар белән уртаклаштылар.

«Инфекция и иммунитет» журналы 18-60 яшьлек кешеләрдә үткәрелгән клиник сынауларның беренче һәм икенче фазалары мәгълүматларын бастырып чыгарган.

Алынган нәтиҗәләр прививка ясаткан барлык кешеләрдә дә 21 көн эчендә вируска каршы антитәнчекләр барлыкка килүен күрсәткән.

«ЭпиВакКорона» - коронавирус инфекциясенә каршы Россиядә икенче булып теркәлгән вакцина. «Вектор» үзәгендә уйлап табылган препаратта тере вирус юк, ул ясалма рәвештә синтезланган пептидлар ярдәмендә иммунитет барлыкка килүенә ярдәм итә. 

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев