Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
МИН ШУЛАЙ ПЕШЕРӘМ,,,

"Кабак бәлеше"

Эчлек: кабак 700г, дөге 100г, бер йомыра, сыер мае 80г, йөзем 150г. Бер бәлешкә: он 640г, шикәр комы 35г, сыер мае 30г, тоз 10г, чүпрә 20г, су 260г. Эчлек әзерләү: өлгергән каты кабакны урталай ярып эчен чистарталар, кабыгын әрчиләр, аннары вак кына турыйлар. Тоз сибеп бераз тоталар, иләккә салып суын...

Эчлек:
кабак 700г,
дөге 100г,
бер йомыра,
сыер мае 80г,
йөзем 150г.
Бер бәлешкә: он 640г, шикәр комы 35г, сыер мае 30г, тоз 10г, чүпрә 20г, су 260г.
Эчлек әзерләү: өлгергән каты кабакны урталай ярып эчен чистарталар, кабыгын әрчиләр, аннары вак кына турыйлар. Тоз сибеп бераз тоталар, иләккә салып суын саркыталар. Кабакка бүрттерелгән дөге, вак кына тураган йомырка, йөзем, эретеп май, шикәр комы өстиләр һәм әйбәтләп болгаталар. Духовкада 1 сәгать пешерергә.
Бәлешне әзерләү: Май, шикәр салып изгән әче камырны җәяләр дә өстенә эчлек салалар, өстенә җәеп икенче җәймә каплыйлар. Камыр кырыйларын чеметеп тоташтыралар, өстенә валчык сибәләр яисә йомырка сөртәләр һәм духовкага куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бэлеш из тыквы