Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МИН ШУЛАЙ ПЕШЕРӘМ,,,

Ләйсәннән опята гөмбәсе маринадлау

Урманнан җыеп кайткан гөмбәне иң элек чүбен чистартып, салкын су белән юам. Аннан суга салып газ өстенә куям, кайнап чыкканнан соң 10 минут кайнатам. Дуршлагка салып, салкын су белән яхшылап юдырганнан соң тагын кайнатырга куям, 10 минут тирәсе кайнатам. Тагын яхшылап салкын су белән юам. Аннан аерым кәстрүлгә рассол әзерлим....

Урманнан җыеп кайткан гөмбәне иң элек чүбен чистартып, салкын су белән юам. Аннан суга салып газ өстенә куям, кайнап чыкканнан соң 10 минут кайнатам. Дуршлагка салып, салкын су белән яхшылап юдырганнан соң тагын кайнатырга куям, 10 минут тирәсе кайнатам. Тагын яхшылап салкын су белән юам. Аннан аерым кәстрүлгә рассол әзерлим.
Бер кило гөмбәгә 1 литр су алам, аңа 2шәр аш кашыгы тоз һәм шикәр комы, түгәрәк кара борыч, бер-ике телем сарымсак, лавр яфрагы салып кайнатып чыгарам да, шуңа гөмбәне салам, талгын гына 5 минутка якын кайнатам. Кайнар килеш стерильләштергән банкаларга салып, өстенә 1 литр банка 2 аш кашыгы 9 %-лы уксус салам, тимер капкач белән каплатам. Томалап суыткач суыткычка да куярга була.
Әгәр дә җыйганда ялган гөмбә эләкмәдеме икән шикләнәсез икән, беренче тапкыр кайнатканда әрчелгән бер баш суган салырга мөмкин. Суган шәмәхә төскә кермәсә, димәк гөмбәләрнең бөтенесе дә ашарга яраклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: маринованные опята рецепт