Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

“Игътибар, балалар!”

"Игътибар - балалар!" Бөтенроссия профилактик чарасының беренче этабы старт алды. Ул балигъ булмаганнар арасында юл-транспорт һәлакәтен кисәтү максатыннан оештырылган. Аның беренче этабы 18 май - 18 июнь аралыгында уза. Шушы вакыт эчендә Дәүләт автоинспекциясе балигъ булмаганнар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны профилактикалау акцияләре, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны ачыклау максатыннан рейдлар,...

"Игътибар - балалар!" Бөтенроссия профилактик чарасының беренче этабы старт алды.

Ул балигъ булмаганнар арасында юл-транспорт һәлакәтен кисәтү максатыннан оештырылган. Аның беренче этабы 18 май - 18 июнь аралыгында уза. Шушы вакыт эчендә Дәүләт автоинспекциясе балигъ булмаганнар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны профилактикалау акцияләре, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны ачыклау максатыннан рейдлар, автоинспекция хезмәткәрләре катнашында ата-аналар җыелышы, балалар белән юлларда, урамда, лагерьда, юлда үзеңне тоту буенча конкурс, викториналар үткәрергә планлаштыра. Моннан тыш, сәламәтләндерү лагере һәм белем бирү учреждениеләре юлларын, юл билгеләрен, светофорларны тикшерергә исәплиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юл