"Теләкләр чыршысы"нда тагын ике лениногорскилының хыялы чынга ашты
"Теләкләр чыршысы" акциясендә өч яшь лениногорскилының хыялы чынга ашачак. Аларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов чынга ашырачак.
Әскәр Дәүләтшин турында язган идек.
10 яшьлек Әмир Хөснетдиновка футбол тубы кирәк булган. Аның теләге “Теләкләр чыршысы”на кергән һәм район башлыгы исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Наил Шәйхетдинов тупны һәм татлы призны тапшырды.
Сугышлыда яшәүче 6 яшьлек Богдан Трошин уенчык динозавр турында хыялланган. Рәгать Хөсәенов исеменнән Сугышлы авыл башлыгы Альбина Зиатдинова бүләкне һәм татлы приз салынган тартманы, Богдан яши торган гаиләгә барып тапшырды.
фотолар: мэриянең матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев