Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Нинди ризык кешене бик тиз симертә?

Белгеч сүзләренчә, авырлыкны бик нык арттыра торган иң зыянлы ризык — газлы эчемлекләр. «Баллы эчемлекләрдә калорийлар күп була, алар чыннан да артык авырлык җыя», — ди Орсмонд.

Ул балаларның аеруча куркыныч төркемдә булуын искәртә. Балаларның кайберләре газлы суларны көн саен эчә. Диетолог искәрткәнчә, симерү артериаль кан басымы югары булуга һәм шикәр авыруына турыдан-туры бәйле, шул авырулар аркасында бу кешеләр авыртуны баса торган даруларны даими рәвештә эчә.

Шул ук вакытта, сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларның кайберләре бик куркыныч дип санаса да, фастфудны атнасына ике тапкырдан кимрәк ашасаң, ул бик куркыныч булмый. Рациондагы башка ризыклар сәламәт булса, организмга башка чыганаклардан зыянлы калорийлар кермәсә, фастфудны атнасына бер тапкыр ашарга була, диелә хәбәрдә. 

http://agryz-rt.ru/news/slak/nindi-rizyk-keshene-bik-tiz-simert

https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: еда ризык худеем без диеты как худеть картофель фри фри бэрэнгесе рецепт картофеля фри как сделать картоФЕЛЬ ФРИ